Барсын белүче китаплар
Ел саен 22 нче ноябрьдә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Истәлекле көн 2010 елда рус әдәбиятын яратучылар җәмгыяте һәм В. И. Даль музее инициативасы белән гамәлгә куелды. 22 нче ноябрь датасы очраклы гына сайланмаган. Нәкъ шул көнне Россиянең бөек лексикографы Владимир Иванович Даль (1801-1872) – “Тере бөек рус теленең толковой сүзлеге” авторы туган. Чернышевка авыл китапханәсендә шушы дата уңаеннан китап күргәзмәсе әзерләде. Анда тәкъдим ителгән китаплар сүзлекләр тарихы белән таныштырды. Күргәзмәдә балалар өчен кызыксынулары буенча сүзлекләр дә урнаштырылды.
