Әдәби калейдоскоп
Усад авыл китапханәсе мәдәният йорты һәм урта мәктәп белән берлектә «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уен-викторина үткәрделәр. Чарада укучылар мавыктыргыч логик уеннарда катнаштылар: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Цитатаны төгәллә», «Ышанам ышанмыйм». Балалар әдәби сорау һәм җаваплар иленә сәяхәт кылдылар, табышмаклар һәм башваткычлар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар.
