Истә тотарга. Белергә. Яшәргә!
Ел саен 1 нче декабрьдә Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне билгеләп үтелә. Бу авыру, ВИЧ-инфекциялеләргә толерантлык хисе турында тагын бер кат сөйләшергә, аларның проблемалары турында күбрәк белергә мөмкинлек бирә. Хәзерге заман кешесенә ВИЧ/СПИД турында нәрсә белергә кирәк соң? 2 нче декабрьдә Чернышевка авыл китапханәсе бу темага кагылышлы мәгълүмати күргәзмә әзерләде, шулай ук профилактиканың төп чаралары белән таныштырды.
