Йөрәктән йөрәккә
Халыкара инвалидлар көне җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү, аларның гаҗәеп рухи көчләренә, максатчанлыгына, катлаулы шартларда уңышларга ирешә алуларына соклану өчен кирәк. Бу көн уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты, Кече Битаман китап бирү пункты, клубы белән берлектә тематик кичә үткәрде. Кичә бәйрәм өстәле артында узды, анда яраткан җырлар җырланды, биюләр биелде, хәрәкәтчән уеннар уйналды. Чарага сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәрипов, М. Логинова китапларын үз эченә алган китап күргәзмәсе әзерләнде. Бу китаплар барлык авырлыкларны да җиңеп чыгып, үз көчеңә ышанырга ярдәм итәләр. Түземлерәк булырга, кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтәләр.
