Исемең синең билгесез,батырлыгың мәңгелек.
Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.Казаклар авыл китапханәсендә 3 декабрь,13.00 дә «Исемең синең билгесез,батырлыгың мәңгелек» исем астында әңгәмә үткәрелде,презентция карап үттек.Укучылар белән презентация аша башка шәһәрләрдә Билгесез Солдатларга куелган һәйкәлләр белән танышып үттек,шулай ук “«Батырлар китабы», « Барысына да бер җиңү » китаплары аша солдатларыбызның батырлыклары белән таныштык.
