Алар уңышка ирештеләр
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Биектау авыл китапханәсендә «Алар уңышка ирештеләр» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә үзенчәлекле кешеләр дөньясы, инвалидлыклары булган күренекле шәхесләр турында мәгълүмати материал тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә көндәлек мәшәкатьләрдән арынырга, рух көчне сакларга һәм уңай хис-кичерешләр белән корырга ярдәм итә торган матур әдәбият табарга мөмкин. Бу әсәрләрдәге геройлар-көчле рухлы кешеләр, алар тормыш өчен ничек көрәшергә кирәклеген күрсәтәләр. Владимир Короленконың «Слепой музыкант», Валентин Катаевның «Цветик – семицветик», Владимир Железниковның «Чучело» һәм башка китаплар дөньяга яңача карарга һәм янәшәдәгеләрне яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк.
