Ватан геройлары:үткәне һәм бүгенгесе
9 декабрьдә илебез ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу көнне Айбаш авыл китапханәсендә патриотик сәгать узды, анда балаларга әлеге бәйрәмнең тарихы һәм Россия геройлары турында сөйләнде. Балалар Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында белделәр. Укучыларның үз яшьтәшләре Лёня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик батырлыклары хәтерләрендә мәңге сакланачак. Чара барышында шулай ук Әфганстанда, Чечен Республикасында, Украинадагы МХО да, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм хәзерге Россия геройлары турында искә алынды.
