Ватан Геройлары Көне
9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары Көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата, ул үз Ватанын саклаганда батырлык, кыюлык күрсәткән кешеләргә багышлана. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр. Кече Битаман китап бирү пункты «Геройларга рәхмәт» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Авылдашларына герой-авылдашы, әфганчы Илфат Бариев турында мәгълүматлар язылган хатлар тараттылар.
