Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев
Биектау авыл китапханәсендә олы һәм мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевкә багышланган танышу сәгате узды. Китапханәче талантлы композиторның биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде. Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев – татар композиторы, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе, Татарстан АССРның халык артисты. Ул үзенчәлекле фольклор традицияләрен профессиональ музыка коралларының заманча яңгырашы белән берләштерүче, татар драматурглары пьесаларына беренчеләрдән булып музыка язучы. Аның музыкасы, чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә язылган, бүгенге көнгә кадәр үзенең тыңлаучыларында дулкынлану хисе уята. Чара барышында укучылар аның музыкаль әсәреннән өзекләр тыңладылар һәм композиторның тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
