Филолог – галим Фирдәвес Гарипова
Фирдәвес Гарипованың туган көне уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалды, анда авторның китаплары куелды. Фирдәвес Гарипова тюрколог галимнәр рәтенә керә, аның күпсанлы хезмәтләре укучылар арасында танылу алган. Ул үзенең һәр яңа тикшерү эшендә үзенә тугры калды. Фирдәвес Гарипова вакыйгаларны гадел тикшерүче һәм тасвирлаучы роле белән генә канәгатьләнмәде, аларга үзенең эмоциональ бәясен бирде, инешләрнең саегуы, чишмәләрнең пычрануы, кечкенә авылларның юкка чыгуы өчен борчылды. Өч дистә елын ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләүгә багышлый. Татар авыллары тарихына һәм аларның исемнәре барлыкка килүгә багышланган экспедицияләр барышында Ф. Гарипова бик күп фактик материал туплый. Аның тарафыннан 200 меңнән артык географик атама, шулай ук йөзләгән җырлар, әкиятләр, риваятьләр, мәкальләр, мифлар системага салынган. Ул – ике дистә монография, уку әсбаплары, сүзлекләр, 350 дән артык фәнни мәкалә авторы.
