Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тиздән Яңа ел килеп җитәр!

Тиздән барлык кешеләрнең дә, кечкенәләрнең дә, зурларның да иң яраткан бәйрәмнәре килеп җитәчәк. Бу яңа ел бәйрәмнәре. Яңа ел бәйрәмнәре бер генә көн түгел! Бу католик Раштуа да, Яңа ел үзе дә, православие Раштуасы да, Иске Яңа ел да. Һәм бу көннәрнең һәрберсе күңел ачулар белән тулы булырга мөмкин.

Каенлык авылы китапханәсендә әхлакый-эстетик тәрбия чарасы булып узды. Чара китап-иллюстратив күргәзмәне караудан башланды, анда кыш һәм Яңа ел турында иң кызыклы китаплар урнаштырылды. Чара барышында укучылар чыршыны бизәү традициясе барлыкка килү, төрле илләрдә Яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар, табышмаклар,кроссвордлар чиштеләр. Чара ахырында укучылар бер-берсенә Яңа елга иң изге һәм ихлас теләкләр теләделәр.