Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Прозаик язучы Альберт Хәсәнов

Якташ язучы Альберт Хәсәновның туган көне уңаеннан Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының биографик мәгълүматлары һәм әсәрләре тәкъдим ителә. Альберт Хәсәнов үзен хикәя, повесть, роман, очерк, публицистика жанрларында таныта. Әдипнең прозасы әйләнә – тирә табигатьнең матурлыгына, хайваннар дөньясына, туган якның бөеклегенә, аның хезмәт ияләре – нефтьчеләргә, төзүчеләргә, геологларга, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә, татар халкы тарихына багышланган. Ул ике дистәдән артык басма китап авторы. Аларның күбесе, әдип иҗатының төп юнәлешен тәшкил иткән иң актуаль темага, табигатьне саклауга багышланган.