Таң йолдызы
Хәсәнов Альберт Бари улы – прозаик һәм журналист, Татарстан Республикасының Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туган. Язучының китаплары рус, башкорт, украин, литва, әрмән, вьетнам, кытай телләренә тәрҗемә ителеп басылган. Биектау авыл китапханәсендә «Таң йолдызы» исемле Альберт Хәсәновның иҗаты белән танышу булды. Чара барышында укучылар аның иҗаты һәм әсәрләре белән таныштылар, анда ул табигатьнең матурлыгы, бай хайваннар дөньясы, кешенең бөеклеге турында язган.
