Игелек күңелләрегезне җылытсын
Декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата —бер нәрсәгә карамастан актив тормыш рәвеше алып барырга тырышкан, ныклык һәм сабырлык үрнәге күрсәткән кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт. Халыкара инвалидлар көне-безнең янәшәдә әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарына мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерү ул. Инвалидлар көне уңаеннан Олы Кавал авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Ганиев Инзил һәм Гыймадиева Рамилә янына китаплар һәм күчтәнәчләр алып килде. Визит формаль рәвештә китап алмашу белән генә чикләнмәде, укучыга китапханәченең игътибары һәм гадәти тормыш темаларына әңгәмә күңелле булды. Китапханәче үз укучысы белән әңгәмә барышында китапханәнең мәгълүмати хезмәтләре, планлаштырылган чаралар турында да искәртте.
