Хуш киләсең, Яңа ел!
Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. 20 декабрь көнне алдагы бәйрәм уңаеннан ,Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе «Золушка»балалар бакчасында кунакта булды. Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе нәни балаларга Яңа елны каршылау традициясе, Яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Шулай ук чара барышында кечкенәләр өчен викторина үткәрде, анда балалар зур кызыксыну белән Яңа ел табышмакларын тыңладылар һәм чиштеләр. Чара азагында китапханәче балаларга Яңа ел әкиятен карау оештырды.
