Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Каз өмәсе

Олы Кавал авыл китапханәчесе «Чишмәкәй» балалар бакчасы белән берлектә «Каз өмәсе»бәйрәмендә катнашты. Ата-бабаларыбызның традицияләрен, җырларын һәм уеннарын искә төшердек. «Каз өмәсе» – халыкның буыннан-буынга күчә торган милли традицияләренең берсе. Ул безнең көннәргә кадәр сакланган. «Каз өмәсе» эш дип саналмый, бу матур бәйрәм, аралашу, уртак хезмәт өчен сөенү, үзеңне күрсәтү өчен сәбәп.