Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Дуслар белән әкият дөньясына сәяхәт

Биектау авыл китапханәсе яшь укучылар өчен әңгәмә үткәрде. Балаларга укылган әкиятләр буенча табышмаклар тәкъдим ителде, «Әкияти калейдоскоп» викторинасы үткәрелде. «Әкият авторын тап», «Бу нинди әкият», «Бу юллар кайсы әкияттән» кебек конкурслар кызыклы үтте. Балаларга «Әкият геройлары» уены аеруча ошады, укучылар әкият геройларының яхшы һәм начар гамәлләрен атадылар. Чарага «Дуслар белән әкият дөньясына сәяхәт» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде.