Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кешене китап үстерә.

Нәкый Исәнбәт – Татарстанның иң зур драматургларының берсе, шагыйрь, тәрҗемәче, фольклорчы галим, атказанган сәнгать эшлеклесе. АССР һәм РСФСР, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул – күренекле татар классик язучысы, аның иҗатыннан башка егерменче гасыр милли әдәбиятын күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның каләменә 30 га якын комедия, трагедия һәм драма керә. Аның пьесалары татар театрлары репертуарына ныклап кереп киткән («Хуҗа Насретдин», «Зифа», «Портфель», «Муса Җәлил», «Һиҗрәт» һ.б.). Нәкый Исәнбәт татар халкының героик «Идегәй» эпосын (дастанын) мәдәни әйләнешкә кертә һәм 1940 елда беренче тапкыр аның иҗади реставрация принцибы буенча төзелгән җыелма текстын бастыра. Чыршы авыл китапханәсендә «Кешене китап үстерә» дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә күргәзмә темасын ачучы иллюстрацияләр һәм рәсемнәр белән китаплар тәкъдим ителде.