Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Кар бөртеге» ясау буенча мастер-класс

Яңа ел – балаларның да, өлкәннәрнең дә яраткан бәйрәме. Бу бәйрәм шатлык өләшә һәм әкияткә ышанырга ярдәм итә. Могҗизалар, бүләкләр көтеп, бөтен җирдә дә бәйрәмгә әзерлек бара. Якынлашып килүче бәйрәм алдыннан Коркачык авылы китапханәсендә балалар өчен кәгазьдән кар бөртекләре ясау буенча кызыклы мастер-класс булып  узды. Гади генә кәгазьне зиннәтле кар бөртегенә әйләндерү өчен кайчы, клей һәм, әлбәттә, теләк кенә кирәк.  Балалар бик рәхәтләнеп иҗат дөньясына чумдылар. Нәтиҗәдә бик матур һәм оригиналь кар бөртекләре барлыкка килде.