“Исәнме, Яңа ел бәйрәме!
Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, гаҗәеп бәйрәм. Ул бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкияти могҗизалар һәм тылсым бәйрәме. Ел саен декабрь азагында китапханәдә инде барысы да Яңа Ел кәефе белән сулый. 27 декабрь көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе «Исәнме, Яңа ел бәйрәме» дигән мастер-класс программасы һәм викторина оештырды. Мастер класста фоамиран кагәзеннән үз куллары белән торышып яңа ел бизәге ясадылар. Китапханәче шулай ук балаларны Яңа ел бәйрәме белән бәйле традицияләр белән таныштырды. Чара бик күңелле узды.
