Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Якташыбыз Рафис Корбан

Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Биектау районының Кече Битаман авылында туа.

Рафис Корбан иҗатының беренче елларында ук балалар өчен яза башлый. Үзенең мавыктыргыч әсәрләрендә ул балаларга әйләнә-тирә дөньяны ачык күрсәтә алды.

9 январь көнне Алат авыл китапханәсендә шагыйрьнең туган көненә багышланган «Мин Битаманнан» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Филиал мөдире шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Ә аннары укучылар белән авторның китабына күзәтү үткәрделәр. Анда шагыйрьнең туган як, ел фасыллары, туган якның күренекле шәхесләре турында әселәре күп. Барысы да  шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Укучылар уку өчен китаплар алдылар.