Якташ язучы-Рафис Корбан
Корбан Рәфис (Корбанов Рәфис Харис улы) – 1957 елның 1 гыйнварында Биектау районының Битаман авылында туган. Балалар шагыйре, драматург, нәшир, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, «Илһам» нәшрияты җитәкчесе, «Күчтәнәч» журналының баш мөхәррире, балалар өчен 20 дән артык шигырь китаб авторы. Шушы көнгә багышлап Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Биектау районының Кече Битаман авылында туган һәм туган ягының энергиясен шигырьләргә сибеп алган шагыйрьнең биографиясе белән таныштыра. Рафис Корбан милли мәдәниятне үстерүгә һәм туган як тарихын саклауга зур өлеш кертте. Күргәзмә шагыйрьнең рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителгән иҗаты белән таныштыра, аның әсәрләре, әйтерсең лә, үзенә бертөрле эчке яктылык белән балкый һәм бәләкәй йөрәкләрне җылыта, бәләкәй укучысын иң гади әйберләр аша гаҗәеп, көтелмәгән ачышларга китерергә мөмкин.
