Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рафис Корбан-балалар язучысы

Биектау авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән балалар язучысы — якташыбыз Рафис Корбанның туган көненә багышланган әңгәмә уздырды. Чарага «Рафис Корбан» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Рафис Корбан үзенең ихлас, игелекле һәм мавыктыргыч әсәрләрендә әйләнә-тирә дөньяны балаларга аңлаешлы итеп күрсәтә белә. Китапханәче белән бергә балалар язучының шигырьләрен укыдылар, презентация ярдәмендә табышмакларга җавап бирделәр, ребурслар чиштеләр, викторинада актив катнаштылар.