Милли парклар һәм тыюлыклар көне
Биектау авыл китапханәсе балаларда тыюлыклар турында күзаллау формалаштыру, табигать дөньясына кызыксыну, без яши торган планетага хөрмәт хисе уяту максатыннан «Милли парклар һәм тыюлыклар көне» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Китапханәче балаларны бу көннең тарихы белән таныштырды, тыюлыкларның максатлары һәм тыюлыкларның парклардан аермасы турында сөйләде. Күргәзмәдә китапханә фондыннан экология темасына кагылышлы әдәбият тәкъдим ителде.
