Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бертуган Гриммнарның әкиятләрендә кунакта

Биектау авыл китапханәсе укучылары бертуган Гриммнарның әкиятләре буенча кызыклы викторинада катнаштылар. Балалар китапханәчеләр белән бергәләп бертуган Гриммнарның әкиятләре буенча сәяхәткә чыктылар, анда иң популяр «Бременские музыканты», «Белоснежка и семь гномов», «Король Дроздобород», «Волк и семеро козлят», «Золушка» һәм башка бик күп әкиятләрне искә төшерделәр. Балалар язучыларның тормыш юлы һәм аларның иҗатыннан күп кенә яңа фактлар белән таныштылар. Укучылар чара барышында викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият ребусларын чиштеләр, предметлардан һәм геройлардан әкиятләрне танып белделәр. Чара ахырында «Горшочек каши» мультфильмын карадылар.