Кышкы бизәкләр.
15 гыйнвар көнне Шигали мәдәният йортында кичә үткәрелде, анда Шигали авыл китапханәчесе кышкы әкиятләрнең рәсемнәре һәм бизәлеше турында сөйләде. Сөйләү өчен төп әкият булып яраткан “Кар патшабикәсе” әкияте тора. Әкият иллюстрацияләрендә еш кына кар бөртекләре һәм кар бизәкләре кулланыла, алар туңган пыялада күренә. Чарада балалар һәм өлкәннәр кышкы бизәкләрне һәм Кар патшабикәсенен ак букетын сурәтләргә тырыштылар.
