Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Якташ шагыйребез – Рафис Корбан

Корбан Рәфис (Корбанов Рәфис Харис улы) – 1957 елның 1 гыйнварында Биектау районының Битаман авылында туган. Балалар шагыйре, драматург Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты. 40 тан артык китап, шул исәптән балалар өчен җыентыклар авторы.

Якташ язучы туган көненә «Биектау үзәкләштерелгән китапханәсе»нең барлык китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды, әңгәмәләр һәм әдәби сәгатьләр үткәрелде.

Биектау авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән балалар язучысы — якташыбыз Рафис Корбанның туган көненә багышланган әңгәмә уздырды. Чарага «Рафис Корбан» исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Рафис Корбан үзенең ихлас, игелекле һәм мавыктыргыч әсәрләрендә әйләнә-тирә дөньяны балаларга аңлаешлы итеп күрсәтә белә. Китапханәче белән бергә балалар язучының шигырьләрен укыдылар, презентация ярдәмендә табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, викторинада актив катнаштылар.

Казаклар авылы китапханәсендә «Карлыгач» балалар бакчасы белән берлектә «Минем туган көнемдә» дип исемләнгән шигырьләр уку кичәсе үткәрелде.Балалар белән Рафис Корбаның Мин бәйрәмнәр яратам шигырен,һәм Тимерле чәй китабына тупланган шигырьләре белән танышып үттек.Ахырда балалар Рафис Корбанның матур, рәсемле китаплары белән якыннан таныштылар.

Коркачык авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә якташыбыз Рафис Корбанга багышланган әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларны авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада катнашучылар Р.Корбанның балалар шагыйре һәм драматург, атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш исемендәге премияләр лауреаты, 40 тан артык китап һәм җыентык авторы булуын белделәр. Үзенең ихлас,  мавыктыргыч әсәрләрендә ул балаларга әйләнә-тирә дөньяны сурәтләп күрсәтә белә. Кече яшьтәге мәктәп балалары шагыйрьнең туган ягыбыз турында шигырьләрен сөйләделәр. Чарага китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Якташ язучы Рафис Корбанның туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәнең беренче өлешендә язучының М. Җәлилгә, разведчик Әхмәровка, композитор С. Сәйдәшевка, Биектау районыннан чыккан атаклы кешеләргә, Кече Битаман авылы тарихына багышланган проза әсәрләре, өлкәннәр өчен шигырь җыентыклары куелды. Икенче өлеше шагыйрьнең балалар китапларына багышлана. Болар – балалар өчен шигырь җыентыклары, курчак театры спектакльләре өчен драма әсәрләре. Шагыйрьнең матур итеп бизәлгән китаплары балаларның игътибарын җәлеп итә. Күргәзмәнең өченче өлешендә Рафис Корбанның авар, казах, кыргыз шагыйрьләре шигырь җыентыкларын татарчага тәрҗемә иткән китаплары урын алды.

Алат һәм Коркачык станциясе авылы китапханәләрендә шагыйрьнең туган көненә багышланган «Мин Битаманнан» дигән әдәби сәгатьләр үткәрелде, анда катнашучыларны якташ шагыйрь Р. Корбанның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Чарада авторның күргәзмәдәге китапларына күзәтү үткәрелде..

Алан-Бәксәр, Каенлык, Сая, Суксу, авылы китапханәләрендә укучыларны шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәче белән бергә балалар Р. Корбан шигырьләрен яратып укыдылар, шулай ук укучылар өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.