Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халык артисты

 Татар опера җырчысы, ТАССРның атказанган артисты, СССРның халык артисты Азат Аббасовның тууына 100 ел тулуга карата Чувашиле авылы китапханәсендә 17 гыйнварда аның иҗаты хакында күзәтү узды, аны безнең якташыбыз дияргә дә була, чөнки бала вакытта җәйләрен  Красна авылында әбисе янында үткәргән. Кырык ел буена Аббасов М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында эшли. Әйдәп баручы опера солистларының берсе буларак, ул театр куйган спектакльләрдә 100дән артык партия башкара. ХХ гасыр илебез композиторларының опера һәм оперетталарындагы партияләр җырчының иҗатында аерым урын алып тора. Чараның ахырында катнашучылар Азат Аббасов башкаруында берничә язма тыңладылар.