Китап битләре буенча тукыма бизәге
Юртыш авыл китапханәсе Пушкин картасы программасы кысаларында «Китап битләре буенча тукыма бизәге»-дигән мастер-класс үткәрде. Хәзерге вакытта тукымага бизәк төшерү хоббиның популяр төре булып тора. Тукымага бизәк төшерү-Европага Индонезиядән килгән борынгы сәнгать. Чара башында китапханәче китап укучыларга тукымага бизәк төшерү теориясе белән таныштырды: нәрсәдә рәсем ясарга, нинди буяулар белән буярга, тукымага бизәк төшерү техникасы нинди була. Катнашучыларга берничә трафарет тәкъдим ителде. Һәркем үзенә ошаган трафаретны сайлый алды,яки үз фантазиясен күрсәтеп, карандаш белән рәсем төшерде һәм буяды.
