Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби калейдоскоп

Коркачык авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында интеллектуаль уен – викторина үткәрелде. Чарада 8 һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Балалар ике командага бүленеп, «Хәрефләр буталды», «Акыл өчен зарядка», «Ә син беләсеңме? ” кебек мавыктыргыч  уеннарда актив катнаштылар.». Командалар, әдәби викторина сорауларына җавап биреп, бик яхшы белем, акыл, зирәклек һәм команда рухы күрсәттеләр. Балалар сорау-җаваплар иленә гаҗәеп сәяхәт ясадылар, табышмаклар, башваткычлар чиштеләр, төрле уеннарда катнаштылар. Балалар үзләрен күрсәтеп кенә калмыйча, әдәбият өлкәсендә бик күп яңа һәм кызыклы мәглүмәт белделәр.