Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби калейдоскоп

Пушкин картасы проекты кысаларында Мүлмә авылы китапханәсе интеллектуаль уен – викторина үткәрде. Чарада мавыктыргыч логик уеннарда актив катнашырга мөмкин иде: «Артыкны табыгыз», «Әдәби персонажны сүрәтләгез», «Әкиятләр утравы». Анда катнашучылар әдәбиятка багышланган викторинаның сорауларына җавап биреп үз белемнәрен күрсәттеләр. Яшүсмерләр гаҗәеп сораулар һәм җаваплар иленә сәяхәт кылдылар, табышмаклар һәм башваткычлар чиштеләр. Алар әдәбият һәм әсәрләр турындагы белемнәрен сынадылар. Катнашучыларга үз белемнәрен күрсәтү генә түгел, ә әдәбият дөньясыннан бик күп яңа әйберләр өйрәнү мөмкинлеге бирелде.