Күмәк фикер йөртү
21 гыйнварда Сая авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Күмәк фикер йөртү» интеллектуаль-күңел ачу уены узды. Укучылар ике командага бүленеп
мавыктыргыч уеннарда актив катнаштылар, рус классикларының әдәби әсәрләре өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр. Чара укучыларның әхлакый-эстетик үсешенә юнәлтелгән иде. Уен кызыксынучанлык һәм танып белү кызыксынуын, фикерләүне, игътибарны, зирәклекне һәм реакция тизлеген үстерә.
