Әдәби калейдоскоп
20 январь көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы буенча «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уен-викторинасы узды. Чарада катнашучылар «Хәрефләр буталды», «Ә син беләсеңме?», «Акыл өчен зарядка» кебек мавыктыргыч логик уеннарда актив катнаштылар. Катнашучылар әдәби викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара азагында викторинага йомгак ясалды.
