900 көн батырлык
Биектау авыл китапханәсе «Блокадалы Ленинград» чарасында катнашып, «900 көн батырлык» исемле күргәзмәгә күзәтү ясады. Китапханәче балаларга күргәзмәдә тәкъдим ителгән блокададагы Ленинград тарихын чагылдырган публицистик китаплар һәм материаллар, шул коточкыч көннәрнең шаһиты булган Ленинград блокадасы турындагы әдәби әсәрләр турында сөйләде. Китапханәче блокада вакытында балаларның авыр язмышын тасвирлаган – И.Миксонның «Жила была», Г. Черкашинның «Кукла», Ю. Помозованың «Блокадная юность» китапларына аерым игътибар бирде. Күргәзмәдән күп кенә китаплар уку өчен алынды.
