Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Холокост. Халык фаҗигасе»

Ел саен 27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. 1945 елның бу көнендә Кызыл Армия солдатлары Освенцим концлагеры тоткыннарын азат итә. 2006 елдан, БМО Генераль Ассамблеясе карары белән, бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне дип игълан ителде. Бу егерменче гасырның иң мәшһүр фаҗигаләреннән берсе-бөтен бер милләтләрне белә торып тулысынча кырып бетерү омтылышы.        Ватанны саклаучылар елы һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе «Өмет» социаль оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә  Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган. «Холокост.Буыннар хәтере» ны искә алу сәгате үткәрде. Китапханәче сөйләп узганыннан фашистларның үлем лагерьларында кылган коточкыч хәлләре: ачлыктан интектерүләре, хәлдән тайганчы эшләргә мәҗбүр итүләре, җәзалаулары, җинаятьчел медицина тәҗрибәләре үткәрүләре, крематорийларда яндырулары турында белделәр. Китапханәче шулай ук катнашучыларга «Холокост» сүзенең нәрсә аңлатканын, ариялеләрнең кем булуын, гетто һәм «Бәллүр төн»нең нәрсә икәнен сөйләде. Күпме бала фашист үлем лагерьларының коточкыч хәлләре, тәмуг һәм җәһәннәмнәре аша үткән. Бу Бухенвальд, Треблинка, Освенцим, Саласпилс һәм башкалар. Чара барышында катнашучыларга шулай ук «Холокост. Халык фаҗигасе» видеоматериалы күрсәтелде, анда бу фаҗиганең барлык куркынычлары ачык аңлашылды. Моны онытырга ярамый, бу безнең бурычыбыз.