Ленинград блокадасы
Китапханәдә Ленинград блокадасы көненә багышланган патриотик сәгать узды. Китапханәче Бөек Ватан сугышы тарихы, Ленинград блокадасы, ленинградлыларның бердәнбер ризыгы булган икмәк турында күп фактлар сөйләде. Шулай ук чара кунаклары блокададагы Ленинград символына әверелгән яшь кыз Таня Савичева тормышына багышланнган тарихны ишеттеләр. Зурлар белән беррәттән заводларда, фабрикаларда, госпитальләрдә эшләгән һәм үз хезмәтләре, батырлыклары, рух көче белән Җиңү көнен якынайткан малайлар һәм кызлар тормышы турында китапханәче күп кенә хикәяләр сөйләде. Шулай ук китап күргәзмәсе әзерләнде.
Шулай ук китапханә “Без хәтерлибез сине Блокадалы Ленинград!” дигән күргәзмә белән авыл мәдәният йортында Ленинград блокадасына багышланган тематик чарада катнашты. Чара кунаклары өчен китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы һәм Ленинград блокадасы турында документаль һәм сәнгать әсәрләре тәкдим ителде.Ошаган әсәрләрне китапханәче өйдә уку очен тәкъдим итте.
