«Какшамас Ленинград»
Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка кереп калды. Шәһәр бирешми. Ул үзен геройларча яклый. Шәһәргә ил ярдәм итә.
Китапханәдә Ленинград блокадасы истәлегенә нигезләнеп ясалган китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар Ленинград блокадасы турында язылган китаплар һәм Таня Савичева гаиләсенең тенрәндергеч язмышы белән танышты.
Чараның төп максаты: тарихи хәтерне саклау, укучыларда патриотизм хисе булдыру, халкыбызның батырлыгы үрнәгендә горурлык хисләре тәрбияләү.

