Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ак үлем турында мин беләмме?

Наркотикларга каршы юнәлешне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатларында Кече Битаман китап бирү пунктында әлеге тематика буенча буклетлар таратып мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче наркотик матдәләр куллануның зыяны һәм нәтиҗәләре, кешенең наркотикларга бәйлелеге, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында сөйләде. Чарада катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар таратылды