Буйсынмас Ленинград шәһәре
Ватанны саклаучылар елына һәм Ленинград блокадасын өзү көненә Кече Битаман китаплар бирү пунктында китап күргәзмәсе оештырылды. Анда шәһәр блокадасы вакытында ленинградлыларның героик көнкүрешен чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук «Хәтер» һәм «Алар безгә җиңү алып кайтты» китаплары тәкъдим ителде. Күргәзмә төрле яшьтәге укучыларны кызыксындырды. Кайбер китаплар өйдә уку өчен алынды.
