Хәтер акциясе
Ленинград… 1941 елда фашистлар сугышка зур көчләр ташлап , Ленинградны бөтен илдән аерып алып, чолганышта калдырдылар. Блокада башланды – Ленинградның куркыныч көннәре башланды. Ягулык юк иде, электр сүнде, суүткәргеч сафтан чыкты. Ачлык башланды. Шәһәр буйлап үлем йөри… Ләкин шәһәр бирешмәде. Фашистлар даими рәвештә коры җирдән, диңгездән, һавадан Ленинградка һөҗүм итәләр һәм аталар. Хәтта шәһәргә диңгез миналары да ыргыталар. Шәһәрдә янгыннар башлана, атулардан өйләр җимерелә. Кешеләр өйләрдә һәм урамнарда күпләп һәлак булалар. Ил буйлап “Ленинград блокадада!” – дигән хәбәр таралды. Бөтен ил камалган шәһәргә ярдәм итәргә тырышты. 900 көн һәм төн Ленинград камалышта булды. Ләкин ул бирешмәде. Фашистлар аны ала алмадылар. 1944 елның 27 январендә Совет гаскәрләре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат иттеләреләр, дошманны көнбатышка куып җибәрделәр.
Чернышевка мәдәният йорты һәм Урта мәктәп белән берлектә оештырылган “Хәтер еллар аша үтәр!” дип исемләнгән чарада укучылар өчен китапханә фондыннан әзерләнгән күргәзмәдә Ленинград блокадасы турында китаплар тәкъдим ителде.
