Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Фикерләр таратучы канатлар

Үзәк балалар китапханәсе укучысы Кәримуллин Риназ, 95,5 балл җыеп, «Фикерләр таратучы канатлар» халыкара онлайн-спринтында җиңүче булды. Әлеге мавыктыргыч интеллектуаль турнир эрудиция һәм тирән белем таләп итә торган индивидуаль уен рәвешендә оештырылды. Спринт кысаларында Китап мәдәниятенең төрле аспектларына: язу һәм китап тарихына, китапханә терминнарына, беренче басмаларга һәм танылган китап нәшриятларына, рәссам-иллюстраторларга, тәрҗемәчеләргә һәм әдәби тәнкыйтьчеләргә, шулай ук әдәбият жанрларына, язучыларга һәм әдәби геройларга куелган һәйкәлләргә багышланган биремнәр тәкъдим ителде.