Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җиңелмәс Сталинград

2 февральдә Россиянең Хәрби дан көне – Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсендә күзәтү сәгате узды. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде, анда документаль очерклар, катнашучыларның Сталинград сугышы турындагы истәлекләре, маршал В. И. Чуйковның «Сталинградтан Берлинга кадәр» китабы тәкъдим ителде. Китапханәче презентация ярдәмендә Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны фидакарьләрчә саклаган солдатларның батырлыгы турында сөйләде, Сталинград сугышы хронологиясе белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады.