Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бу шомлы көннәрдә.

Ленинград блокадада 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр – 872 көн кала. Анда яшәүчеләр өчен бу иң авыр 872 көн була. Эре шәһәрләрнең шулкадәр озак саклану фактлары хәтта дөнья тарихында да юк. Ленинград батырлыгы тарихка халыкның гадәттән тыш батырлыгы һәм каһарманлыгы эпопеясе буларак кереп кала. 31 январь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә, Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан «Бу шомлы көннәрдә» дигән тамга астында патриотик тәрбия әңгәмә оештырылды. «Халкыбыз батырлыгы мәңгелек» дигән тамга астында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче сугыш, Ленинград блокадасы турында сөйләде.