Яшь геройларга – дан!
8 февраль-яшь герой-антифашист көне. Сугыш вакытында балалар олылар белән беррәттән фронтта сугыштылар, партизан хәрәкәтендә катнаштылар, заводларда эшләделәр. Күп кенә сугыш чоры егетләренә Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Яшь укучылар өчен Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә герой балаларга багышланган «Яшь геройларга – дан!» исемле чара үткәрелде. Китапханәче укучыларга яшь геройлар-антифашистлар турында сөйләде, балалар һәм яшүсмерләрнең сугыш елларындагы батырлыклары турында әдәбият белән таныштырды. Вакыт белән тикшерелгән В. Катаевның«Сын полка», В. Богомоловның «Иван» китапларын укырга тәкъдим итте. Чараны яшь геройлар турында презентация тулыландырды.
