Татарстан гербы
Татарстан Республикасы гербын кабул итү көненә Усад авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Татарстан Республикасы гербы – Дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында килүчеләргә Татарстан Республикасы гербының республиканың дәүләт символы булуы, ТР гербының, гимны һәм флагының тарихы, әһәмияте һәм тасвирламасы турында сөйләделәр. Чара ахырында китапханәче китапханә фондындагы Республика тарихы турындагы китапларга күзәтү ясады.
