Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Солтан Шәмси әсәрләре.

Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә ТР Биектау районының Суыксу авылында туа. Солтанга өч яшь булганда, аның әтисе үлә, һәм аларның гаиләсе әнисенең туган авылы-Биектау районының Юртыш авылына күченә. Солтанның балачак һәм үсмер еллары шушы авылда уза.
Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. 1985 елдан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.
Казаклар авыл китапханәсендә 10 февраль көнне «Солтан Шәмси әсәрләре» исем астында искә алып үттек, китапханәгә килгән укучылар якташыбызга багышлап эшләнгән альбом белән таныштылар,шулауй ук әсәрләре: «Күк капусы ачылса»,«Тарихи әсәрләр» китаплары белән дә якыннан танышып үттеләр.