Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сугышның яшь каһарманнары

Коркачык авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Сугышның яшь каһарманнары»  дип исемләнгән яшь герой – антифашистларны искә алу сәгате уздырды. Чарада катнашучылар әлеге истәлекле көннең ничек барлыкка килүе һәм нәрсәгә багышлануы турында мәгълүматны кызыксыну белән тыңладылар. Китапханәче аларга Бөек Ватан сугышы вакытында Гитлер оккупантларына каршы малайларның һәм кызларның тулы бер армиясе эшләве, күкрәкләренә пионер галстугы яки комсомол значогы тагылган яшь каһарманнарның  үлемсез батырлыклары турында сөйләде.  Чара барышында балалар Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнованың кебек яшьләрнең батырлыклары белән таныштылар, К. Симоновның «Малышка» хикәясен тыңладылар.