Дәүләт гербы
Татарстан Республикасы гербын кабул итү көненә Чыпчык авыл китапханәсе мөдире «Дәүләт Гербы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне-республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган.Татарстан Гербы куәт, көч, тарих һәм мәдәниятне гәүдәләндерә — барысы да бер сурәттә. Сурәттә күп мәгънәләр гәүдәләндерелгән. Биредә Татарстан флагының барлык төсләре — ак, яшел, кызыл төсләре чагылдырылган. Чара барышында катнашучылар Татарстан Республикасы гербының республиканың дәүләт символы булуын искә төшерделәр. ТР гербының, гимнының һәм флагының тарихын, әһәмиятен һәм тасвирламасын белдек. Чара ахырында «Татарстан Республикасы Дәүләт символлары ” китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү үткәрелде
