Якташыбыз Солтан Шәмси
Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Биектау районының Суыксу авылында туа. Язучы якташыбыз Солтан Шәмсинең туган көненә Биектау авыл китапханәсе укучылар белән аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрде. Укучыларга язучының китапханә фондыннан «Ут хәйләсе», «Тарихи әсәрләр», «Җәяүле буран», «Күк капусы ачылса» китаплары тәкъдим ителде. Балалар белән бергә «Ут хәйләсе» әкиятеннән өзек укылды.
