Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз
Биектау авыл китапханәсендә «Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз» дигән мәгълүмат сәгате узды. Очрашу барышында китапханә хезмәткәре Глобаль челтәрнең куркынычлы якларын санап чыкты, интернетның нәрсә икәне турында, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан бала нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеге хакында сөйләде. Әңгәмә ахырында балалар видеоролик карадылар һәм «Интернет тормышта ярдәм итәме?», «Яңа белем бирәме?» дигән сорауларга җавап бирделәр, китапханәдә булган китаплар бн таныштылар.
